23-24 октябрь көннәрендә
23-24 октябрь көннәрендә Зәй шәһәренең көрәш сараенда традицион Бөтенроссия көрәш турниры узды, ул Ринат Шәехович Фәрдиев истәлегенә багышланды. Ярышларда Арча районыннан 3 егет: 📍Ахунов Самир (АСОШ 6), 📍Аглиуллин Әмир (Наласа), 📍Мирзакасимов Жасурбек (Курса-Почмак) бил алыштылар. 🥈Ахунов Самир бу мәртәбәле ярыштан көмеш медаль алып кайтты (тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) 💥Аглиуллин Әмиргә пьедесталга менәргә бер җиңү җитмәде, ул 5 нче урында. #корэш #Всероссийскиесоревнования #спортшколаАрча