Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек — 25 апреля 2026 г. в 16:34:09.496
Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек 🖍1нче гимназиядә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган “Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек” дип исемләнгән бәйге узды. 4нче мәктәп укучылары бөек шагыйрьнең Кушлавычта узган балачагын күрсәттеләр. “Сәхнә күренеше” номинациясендә – беренче, “Милли моңнар” номинациясендә “Туган авыл” җырын башкарып өченче урынга ия булдылар. “Сәнгатьле укучылар” номинациясендә Лия Булатова – беренче урында. “Тукай дәвамчысы” номинациясендә Дилия Закирова, Тукайга багышлап язган шигырен сөйләп, җиңү яулады. Җитәкчеләре – Әлфия Заһретдинова, Фәридә Хафизова, Гөлнара Хуҗахмәтова, Лилия Гайнуллина. Тукай – в наших сердцах навечно 24 апреля в гимназии №1 состоялся конкурс, посвященный 140-летию со дня рождения великого поэта Габдуллы Тукая, под названием «Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек» («Тукай – в наших сердцах навечно»). Учащиеся нашей школы представили сцены из детства великого поэта, проведенного в родной деревне Кушлавыч. В номинации «Сценическая постановка» они заняли первое место. В номинации «Национальные мелодии», исполнив песню «Туган авыл» («Родная деревня»), стали третьими. В номинации «Художественное чтение» первое место заняла Лия Булатова. А в номинации «Наследник Тукая» Дилия Закирова одержала победу, прочитав собственное стихотворение, посвященное Тукаю. Руководителями группы были: Альфия Загретдинова, Фарида Хафизова, Гульнара Хузяхметова, Лилия Гайнуллина. #школа4агрыз #Тукай2026

