☀️🌸🦋 Татарстанда җәй! Балтачта "ZoorZoom party" – яшьлек, драйв һәм яңа мөмкинлекләр ... — 26 июня 2026 г. в 07:21:57.594
☀️🌸🦋 Татарстанда җәй! Балтачта "ZoorZoom party" – яшьлек, драйв һәм яңа мөмкинлекләр бәйрәме булып узды. 24 июнь Балтач районында җәйнең иң күңелле һәм көтеп алынган вакыйгасы – киң масштаблы "ZoorZoom party" узды. "Сабантуй" ял паркы яшьлек энергиясе, дәртле музыка һәм бәйрәм кәефе белән тулды. Киләчәк – яшьләр кулында! Бу канатлы сүзләрнең мәгънәсе еллар узган саен көчәя генә. Районыбызның иң актив, тыңгысыз җанлы яшьләрен бер йодрыкка туплаган бу чара – моңа ачык мисал. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ЗАГС, мәдәният бүлеге белән берлектә, районыбызның уңган эшмәкәрләрен берләштергән "Зурзум" студиясе егетләре оештырган бәйрәм быел да югары дәрәҗәдә узды. Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгының ихлас котлавыннан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин дәвам итте. Алар яшь райондашларыбызны гүзәл гомерләренең иң матур чоры белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Тантанада «Лучший молодёжный проект на соискание премии Балтасинского муниципального района» җиңүчеләрен дә бүләкләп киттеләр. Мәктәбебез укучылары Асхатова Лилия Анасовна җитәкчелегендә җиңү яулап 15000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр. Ихластан котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз. #ЛетовТатарстане #АйдаГулять Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #СоветникиБалтасинскогорайона #МБОУСубашскаяООШ

