🤲📿10 июнь Казанның Мәрҗани мәчетендә «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабир... — 11 июня 2026 г. в 10:49:36.158
🤲📿10 июнь Казанның Мәрҗани мәчетендә «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабировны искә алу кичәсе уза «Радик Рәшит улы вафатына җиде көн. Радик Сабиров 2006-2011 елларда Казан университетының татар факультеты деканы урынбасары булып эшләгән иде. Мәҗлескә аның белән бергә эшләгән татфак мөгаллимнәре, дуслары, «Татар ядкярләре» проекты буенча хезмәттәшләре чакырылган иде. Кылган догалар кабул булсын», – дип яза журналист, блогер Рәмис Латыйпов үзенең каналында✒️

