🎤 Татар эстрадасында меңнән күбрәк җырчы бар, диләр. — 12 сентября 2026 г. в 16:46:00.305
🎤 Татар эстрадасында меңнән күбрәк җырчы бар, диләр. Ләкин Ленур Биктимеров - меңнән берәү генә! СВО афәтен үз башыннан кичкән иҗатчы ул. 💣 96 кешелек ротада бары ул гына исән кала. Тик башта аны да, үлгәндер бу дип, һәлак булганнарның мәетләре янына ташлыйлар. Шул мәетләр арасында подвалда күпмедер вакыт ятып чыга. Әмма бераздан, исән икәнлеген аңлап алалар да, вертолетка утыртып, хастаханәгә озаталар. 🚁 “Вертолет пропеллерлары, бик каты җил куып, күземнән яшь ага башлады, - дип сөйләгән Ленур Биктимеров бер интервьюда. - Мине озата барган шәфкать туташы: “Елама, уң аягыңны гына өздергәнсең”, - дип тынычландырмакчы була. “Юк, мин еламыйм, күзгә җил керә, шуның аркасында гына яшь ага”, - дип әйтәсе килә бит, әйтеп кенә булмый, хәл юк. Аннан соң ни булганын хәтерләмим, реанимациядә генә аңыма килдем”. ❓Ике атна элек ӘЙТЧЕдә сорау биргән идем: “Ленур Биктимеров исемле җырчыны беләсезме?” - дип. Шулкадәр күп комментарий килер дип башыма да китермәдем. Ленурның иҗатын яратучылар бик кү-ү-ү-үп икән бит. Ул чын мәгънәсендә халык җырчысы. 🤲 Әгәр Ходай 96 кеше арасыннан аны берүзен исән калдырган икән, димәк, аның бу җирдә башкарасы эшләре бар әле. Ул үзенең иҗаты аркылы халыкка рухи дәва да бирә торгандыр. 🎤 Менә шушы гаҗәеп шәхес, уникаль җырчы Мәскәүгә сольный концерты белән килә. 3 октябрь көнне 18:00дә “Театр мимики и жеста”да. 🔥 Әйдәгез, шушы батыр йөрәкле егеткә, теләктәшлек белдереп, концертына килик, рәхәтләнеп күңелебез белән ял итик. Мин дә барачакмын. 🎥 Ленур Биктимеров ӘЙТЧЕләргә видео сәлам дә яздырып җибәрде. Карагыз, яме. 📍Билетларны, афишада күрсәтелгән телефон номерлары буенча шалтыратып, сатып алырга була.

