🔥 Җырчы Ленур Биктимеров Мәскәү сәхнәсен дер селкетте!
🔥 Җырчы Ленур Биктимеров Мәскәү сәхнәсен дер селкетте! 🎤 Ленур Биктимеровның быелгы концерт сезоны Мәскәү шәһәреннән башланып китте. Башкала тамашачысы алдында чыгыш ясау - бик зур сынау инде ул. Шөкер, мәскәүләр Саба егетенә алкышларын да, җан җылысын да, күчтәнәчен дә кызганмады. 🎤 Тамаша "гади генә концерт - 2" дип аталса да, бик тирән мәгънә яшеренгән анда. Алда Ленурны һәм аның иҗат командасын бик күп концертлар көтә. Афишага күз салыгыз әле. Сезнең якларга да килеп чыкса, ике дә уйламый барыгыз, яме. 📸 Шушы фотода гел дә ӘЙТЧЕнең дуслары (сулдан уңга): җырчы Әлфия Тяпсеева, Ленур Биктимеров үзе, "Нур" фольклор ансамбле җитәкчесе Алсу Фәтхуллина һәм "Нур"дан Дания Бареева.