🥟 Өчпочмак пешерү рецепты
🥟 Өчпочмак пешерү рецепты 🧂 Камыр өчен: • 500 г каймак • 500 г су • 200 г маргарин • 3 йомырка • 15 г тоз • 30 г шикәр комы • 10 г чүпрә • 800 г он 🥩 Эчлек өчен: • 800 г ит • 1,2 кг бәрәңге • 3 суган • 150 г сыер мае • тәмләткечләр 👩🍳 Әзерләү: 1. Бөтен әйберне бергә болгатабыз һәм камыр басабыз. Бер сәгатькә җылы урынга калдырабыз. 2. Ул арада эчлек өчен ит, бәрәңге һәм суганны шакмаклап турыйбыз, тәмләткечләр салабыз (тәменчә тоз, борыч һ.б.). Бөтенесен бергә яхшылап болгатабыз. 3. Әзер камырны кечкенә кисәкләргә бүләбез. Кисәкләрдән якынча 15 см диаметрлы түгәрәкләр тәгәрәтәбез. 4. Түгәрәкләрнең уртасына эчлек салып чыгабыз. Өчпочмак формасы килеп чыгарлык итеп кырыйларын бөгәбез. 5. Әзер өчпочмакларны майланган табага тезәбез һәм 30–35 минут 180 градуслы мичтә пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын! 😋 🥟 Рецепт эчпочмака 🧂 Для теста: • 500 г каймака (сметаны) • 500 г воды • 200 г маргарина • 3 яйца • 15 г соли • 30 г сахара • 10 г дрожжей • 800 г муки 🥩 Для начинки: • 800 г мяса • 1,2 кг картофеля • 3 луковицы • 150 г сливочного масла • специи 👩🍳 Приготовление: 1. Смешиваем всё вместе и замешиваем тесто. Оставляем в тёплом месте на один час. 2. Тем временем для начинки нарезаем мясо, картофель и лук кубиками, добавляем специи (соль, перец и др. по вкусу). Всё хорошо перемешиваем. 3. Готовое тесто делим на небольшие кусочки. Из кусочков раскатываем круги диаметром примерно 15 см. 4. В центр кругов выкладываем начинку. Загибаем края так, чтобы получилась форма треугольника. 5. Готовые эчпочмаки выкладываем на смазанный противень и выпекаем 30–35 минут в духовке при 180 градусах. 😋Приятного аппетита! 🧑🍳 рецепты татар