Хәтер көне
Хәтер көне Йомыркадан чыккан чебеш кебек Таш капчыктан чыгып килә бәндә... Айкалган да халык, Чайкалган да, - Чайкалган да халык, түгелгән дә... Дүрт йөз елдан артык яшәсәң дә Бабаларың дөнья исәбенә - Хәтерсезлек хәтәр! Яшәп булмый Хәтерләмичә генә, хәтерләмичә генә. ********************** Инде шөкер, ата-бабаларның Рухын искә алыр мөмкинлек бар; Иман эстәү Эзсез калмас, дигән, Болай бармас, дигән бер өмет бар. Күмелгәне һәм күмелмәгәне, Күз яшьләре булып түгелгәне - Нәүмиз булып күзгә карап тора Бер гөнаһсыз кеше гомерләре - Кисә генә, иблис, кисә генә Безнең балаларның исәбенә... Хәтерсезлек хәтәр! Яшәмәгез Хәтерләмичә генә, хәтерләмичә генә... Мөдәррис Әгъләмов Тарихыбызны онытмыйк, хәтерлик! #вакыйгалар #татар_акылы