🤯😳«Карт инде син, пенсиягә бар»: Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрдән килгән бу сүзл...
🤯😳«Карт инде син, пенсиягә бар»: Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрдән килгән бу сүзләргә җавап эзли... 🗺Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә үзенә язылган тәнкыйтьле язуны күрсәтте. Аны карап баручы берәү җырчының тышкы кыяфәтен һәм тавышын тәнкыйтьләп, аңа сәхнәдән китәргә киңәш иткән. 💬«Язам әле үз фикеремне мин дә сиңа! Ябыксаң да юк, тешләреңне ясатсаң да юк, күлмәк алыштырсаң да юк — моның юк синең. Тавышыңда этәк-сәтәк инде. Җырчы саны булып йөрмә, синнән башка да күп хәзер сәхнәдә чүп-чар. Карт инде син, бар пенсиягә», — дигән ул. 💔 Сиринә Зәйнетдинова бу сүзләрне авыр кабул иткәнен яшерми. «Кичә мин сәхнәдә чын күңелдән җырладым, ә бүген миңа: “Карт инде син, пенсиягә бар”, — дип язалар... Әйе, мин яшемдә, әйе, мин идеаль түгел. Ләкин минем дә йөрәгем бар бит, ул да әрни. Мин бит сәхнәгә дан өчен түгел, ә җырларга, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә дип чыгам. Минем дә балам бар... Мондый сүзләрне укырга бик авыр. Әйдәгез, дөньяда бераз мәрхәмәтлерәк булырга тырышырбыз, ә? Мине аңлаган һәрбер кешегә олы рәхмәтем», — дип язган артист. Сиринә Зәйнетдинова шулай ук үзенә шундый сүзләр язган кешегә ничек җавап бирергә белмәвен белдергән. 💬 «Нәрсә дип җавап кайтарыйм икән?» — дип мөрәҗәгать иткән җырчы язылучыларына. Ә сез Сиринәгә нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәр идегез? 😱 «Старая уже, иди на пенсию»: певица Сирина Зайнетдинова ищет ответы на слова подписчика 🇷🇺Заслуженная артистка Татарстана Сирина Зайнетдинова поделилась в соцсетях неприятным сообщением, которое получила от подписчика. 🙄Пользователь раскритиковал внешность и голос певицы, а также посоветовал ей уйти со сцены. 💬 «Напишу и я тебе своё мнение! И похудеешь — всё не так, и зубы сделаешь — всё не так, платье поменяешь — и этого у тебя нет. В голосе уже всё не то. Не ходи, называя себя певицей. И без тебя сейчас на сцене полно мусора. Старая уже, иди на пенсию», — написал пользователь. 💔 Сирина Зайнетдинова призналась, что подобные слова причиняют ей боль. «Вчера я пела на сцене от всего сердца, а сегодня мне пишут: “Старая уже, иди на пенсию”... Да, я в своём возрасте, да, я не идеальна. Но у меня тоже есть сердце, и оно тоже болит. Я выхожу на сцену не ради славы, а ради того, чтобы петь и дарить людям хорошее настроение. У меня тоже есть ребёнок... Очень тяжело читать такие слова. Давайте попробуем стать чуточку добрее в этом мире, а? Огромное спасибо каждому, кто меня понимает», — написала артистка. 😟Певица также призналась, что не знает, как ответить человеку, который написал ей такое сообщение. 💬 «Что же мне ответить этому человеку?» — обратилась она к подписчикам. 📲РОЗЫГРЫШТА КАТНАШ! ПРИЗ ФОНДЫ 20 МЕҢ🛒👍 @afishatatar