Радик Сабиров вафат: «Шәһри Казан» редакциясе зур югалту кичерә — 3 июня 2026 г. в 08:29:48.740
Радик Сабиров вафат: «Шәһри Казан» редакциясе зур югалту кичерә Редакциябез гаиләсендә зур кайгы. Гаиләбез башлыгы, баш мөхәрриребез – Радик Рәшит улы Сабиров вафат. Аяз көндә яшен суккан кебек булды. Әле май аенда гына тортка шәмнәр куеп, “Туган көн” җырын җырлап, аңа ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек теләгән идек. Кичә генә эштә күрештек, ә бүген ул – юк... Әле дә ышана алмыйбыз. Хәзер дә бүлмәгә кереп: “Эшкә килдегезме?” – дип елмаеп сорап алуын көтәбез. Күңел дә, акыл да бу хәбәрне кабул итми. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/amgyiat/radik-sabirov-vafat-sahri-kazan-redakciiase-zur-iugaltu-kicera

