ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | РОССИЯ | новости
Новости · 22 июня 2026 г.
Берничә сәгатькә генә авыл кереп чыксам да, хәйран кешенең 18-19 июньдә Мәскәүгә һөҗүм ... — 22 июня 2026 г. в 18:23:43.271
Берничә сәгатькә генә авыл кереп чыксам да, хәйран кешенең 18-19 июньдә Мәскәүгә һөҗүм булганын белмәгәнне аңладым. Рәсми чыганаклар (ТВ турында әйтеп тә тормыйм) мондый җайсыз һәм хәтәр яңалыкларны әйләнеп уза. Шуңа күрә белеп торыгыз: Бүген иртән Воронежга ракеталар очты. 5 кеше һәлак, барысы да гражданскийлар. Кырымда ягулык сату туктатылды, ул хәзер фәкать гадәттән тыш хезмәтләргә, җәмәгать транспортына гына. Липецк, Ярославль, Ставрополье шулай ук аеруча начар хәлдә. Кайбер заправкаларда ягулык бөтенләй юк. Аерым төбәкләр заправкаларда бер кешегә 20-30 литр ягулык сату чикләүләре кертте: Омск, Краснодар, Ростов, Саратов, Киров, Түбән Новгород, Мордовия, Чуашстан, Татарстанда да андый чикләү күзәтелде. Питер, Төмән, Архангельск, Хабаровск һәм башкалар. Вакытлычы булса да авырлыклар төрле төбәкләрдә булып алды. Хөкүмәт бу сорау хәл итүне бәяләрне даими күзәтеп торып, махсус штаб төзеп хәл итә. Нигезсез бәя күтәргән өчен җавапка тартылучы 3 фирма бар инде. Июнь азагына логистика тәртипкә салынып бу кризисны ерып чыгып булачак диләр. Шул ук вакытта бензинны 105 сумга, солярканы 115 сумга сату очраклары да күренеп тора. Оптовый бәя 100 сумнан артык йөри. Нефтебазаларда биржа бәясеннән күпкә югары хак сорыйлар. 1 тонна бензин бәясе рекордлы 130-140 меңнән озатыла. Ажиотаж әллә кайдан килми, әнә шундый бәяләрдән килә инде. Бу мәгълүматны сезгә кич утырып карый торган татарча тапшыруларда да, исән калган гәҗитләрдә дә, эстрада йолдызлары биографиясенә өстәп тә бирмәячәкләр. Минем бу канал ачык һәм түләүсез эшли. Аның турында таныш-белешләрегезгә сөйләгез.

