ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Новости · 15 сентября 2026 г.
Бүген, 15 сентябрьдә, татар драматургиясе һәм театрының күренекле шәхесе Кәрим Тинчурин... — 15 сентября 2026 г. в 10:31:31.197
Бүген, 15 сентябрьдә, татар драматургиясе һәм театрының күренекле шәхесе Кәрим Тинчуринның туган көне! Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елда Пенза өлкәсе Спас районының Аккүл-Тараклы авылында дөньяга килә. Ул — танылган драматург, актер, режиссер, педагог һәм ТАССРның атказанган артисты (1926). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1910 елда «Сәйяр» труппасына килә. Аннары Татар драма артистлары труппасын оештыруда катнаша, ә 1922 елдан Казандагы Беренче татар дәүләт театрының баш режиссёры була. 1929 елдан Татар академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёры вазыйфаларын башкара. Кәрим Тинчурин иҗаты татар театры тарихында тирән эз калдырды. Ул «Хәләл кәсеп», «Шомлы адым», «Назлы кияү» кебек комедияләр, шулай ук Сәйдәшев белән берлектә «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» кебек легендар музыкаль драмалар иҗат итте. Аның мирасы бүген дә сәхнәләрдә яши, ә иҗаты татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли. К. Тинчуринның туган көне хөрмәтенә бүген 18:00 сәгатьтә Шәрык клубында аның әсәренә куелган "Җилкәнсезләр" видеоспектакль күрсәтелә. Рәхим итегез! _____________________________ Сегодня, 15 сентября, день рождения выдающегося деятеля татарской драматургии и театра Карима Тинчурина! Карим Галиевич Тинчурин родился в 1887 году в селе Аккуль-Тараклы Спасского района Пензенской области. Он — известный драматург, актёр, режиссёр, педагог и заслуженный артист ТАССР (1926). После окончания медресе «Мухаммадия» в 1910 году он пришёл в труппу «Сайяр». Затем участвовал в организации труппы татарских драматических артистов, а с 1922 года стал главным режиссёром Первого татарского государственного театра в Казани. С 1929 года исполнял обязанности художественного руководителя и главного режиссёра Татарского академического театра. Творчество Карима Тинчурина оставило глубокий след в истории татарского театра. Он создал такие комедии, как «Хәләл кәсеп» («Честный заработок»), «Шомлы адым» («Тревожный шаг»), «Назлы кияү» («Нежный зять»), а также легендарные музыкальные драмы «Сүнгән йолдызлар» («Угасшие звёзды»), «Казан сөлгесе» («Казанское полотенце»), «Зәңгәр шәл» («Голубая шаль») в соавторстве с Сайдашевым. Его наследие живёт на сцене и сегодня, а его творчество воспитывает любовь к татарской культуре. Сегодня в 18:00 в честь дня рождения К. Тинчурина в Восточном клубе состоится показ видеоспектакля «Җилкәнсезләр», поставленного по его произведению. Приглашаем вас! (Видеоспектакль без субтитров на русском языке)

