ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Новости · 6 октября 2026 г.
🚨 🇷🇺Сириус пляжлары Кара диңгездәге танкер януы сәбәпле вакытлыча ябылды
🚨 🇷🇺Сириус пляжлары Кара диңгездәге танкер януы сәбәпле вакытлыча ябылды 🌊 Сочи ярлары янындагы Кара диңгез акваториясендә Либерия флагы астында барган «Афрамакс Рио» нефть танкеры янып китте. Кораб чимал нефть йөртеп, Новороссийскидән Индиягә таба барган. 🚢 Россия Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, танкерга экипажсыз катерлар һөҗүм итә. Бортта 23 экипаж әгъзасы — Һиндстан гражданнары булган. Кешеләрне эвакуациялиләр, мәгълүмат чаралары язганча зыян күрүчеләр юк. 🏖 «Сириус» федераль территориясе башлыгы Дмитрий Плишкин гражданнар куркынычсызлыгы өчен пляжларны вакытлыча ябуларын хәбәр итте. Монда яшәүчеләрдән һәм кунаклардан урамда озак йөрмәскә һәм тәрәзәләрне ачмаска сорадылар. 🔍Росгидромет белән берлектә су һәм һава торышын даими күзәтү алып барыла ди. Алар әйтүенчә, атмосферадагы зыянлы матдәләр концентрациясе рөхсәт ителгән нормалардан күп тапкыр түбән. 🔥 Хәзерге вакытта акваториядә нефть ачык януын дәвам итә. Янгын интенсивлыгы кимегәч, коткару көймәләре танкерга куркынычсыз якынлаша алгач кына сүндерүгә керешәчәкләр. Транспорт министрлыгында кирәкле көч һәм матди-техник чаралар җитәрлек дип белдерделәр. 🛑Пляжи Сириуса временно закрыли из-за возгорания танкера в Черном море 🌊 В акватории Черного моря у берегов Сочи загорелся нефтяной танкер «Афрамакс Рио», следовавший под флагом Либерии. Судно перевозило сырую нефть и направлялось из Новороссийска в Индию. 🚢 По данным Минтранса России, танкер подвергся атаке безэкипажных катеров. На борту находились 23 члена экипажа — граждане Индии. Людей эвакуировали, по сообщениям СМИ пострадавших нет. 🏖 Глава федеральной территории Сириус Дмитрий Плишкин сообщил, что пляжи временно закрыли в целях безопасности. Жителей и гостей попросили воздержаться от длительного пребывания на улицах и не открывать окна. 📊 Совместно с Росгидрометом ведется постоянный мониторинг состояния воды и воздуха. По последним данным, концентрация вредных веществ в атмосфере остается кратно ниже предельно допустимых норм. 🔥 В акватории продолжается открытое горение нефти. К тушению приступят после снижения интенсивности пожара, когда спасательные суда смогут безопасно подойти к танкеру. В Минтрансе заявили, что имеющихся сил и средств достаточно. #СМИ #Россия #Сочи #пожар #ЧП #нефть #МЧС #СВО #Краснодарский край ❗️РОЗЫГРЫШТА КАТНАШ✨ 😎Ленур Биктимеровның Казан концертына чакыру уйнатабыз ➡️ https://max.ru/tatartoday/AaDYPU_-AQI