Перейти к содержимому
Максиметер

🔥 99 яшьлек әби пәрәмәч пешерә!

🔥 99 яшьлек әби пәрәмәч пешерә! Мәскәүдә яшәүче 99 яшьлек Фатыйма апа Фәхретдинова ӘЙТЧЕдә аш-су серләре белән бүлешүен дәвам итә. 🎥 Бу юлы алар шушы репортажны төшереп җибәргән Алсу Фәтхуллина белән бәрәңге пәрәмәче әзерли. Бәрәңгегә сала торган суганны акъәби 1951 елгы һәм әле дә ялт иткән табада томалап ала. Быел бу табаның юбилее икән бит - төп-төгәл 75 яшь! Ә Фатыйма апа ул табадан 24 яшькә олырак. 🥔 Бәрәңгегә тозны суы кайнап чыккач кына сала акъәби. “Мин шәригать буенча эшлим”, - дип аңлата ул. 🍳Йомырканы да, камырга салыр алдыннан, әйбәтләп юа. Фатыйма апа, аш-су осталыгы белән беррәттән, җор теле, тапкыр сүзе, такмак-җырлары белән таң калдыра. 🎥 Алсу Фәтхуллина җибәргән видеоларның гомуми озынлыгы бер сәгатьтән күбрәк. Репортажга шуның 20 минуты гына керде. Фатыйма апаның ахырзаман һәм башка мавыктыргыч темага ирештергән фикерләрен ӘЙТЧЕнең бары тик Макстагы каналында карагыз. Атна дәвамында биреп барырбыз.

2 090 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

5 410 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.