ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Новости · 29 октября 2026 г.
💧50 ел чишмә казучы Равил... Миңлебаевский!
💧50 ел чишмә казучы Равил... Миңлебаевский! 🏡 Әлмәт районы Миңлебай авылында гомер итүче Равил абый Хәмитовны Татарстанның иң атаклы чишмәчесе дип атасам, һич ялгышмам. 50 ел буе чишмәләр казый ул! Равил абыйны һәм аның хезмәт җимешен күрергә дип ӘЙТЧЕ махсус Миңлебай авылына кайтып төште. Бер ел элек без сезгә Әлмәт районы Чупай авылындагы тагын бер чишмәче - Дамир Идрисовны күрсәткән идек. Аның самавыр рәвешендә эшләнгән коесы, авылның йөзек кашына әйләнеп, Чупайга килгән берәү дә самавыр янында фотога төшми китми. 💧Әллә соң, мин әйтәм, чишмә-коеларны табу һәм казу хирыслыгы әлмәтләрнең канына сеңгәнме икән? 🍯 Мин бит 2019 елда Беренче каналдагы “Полу чудес”та катнашып, Әлмәт балын Якубовичка бүләк итеп тапшырган идем. Тапшырудан кечкенә генә бер өзекне дә шушы репортажда күрсәтеп үтәм. ❓Тагын кайсы якларда Равил абый, Дамир кебек чишмәчеләрне беләсез? ✍️ Комментарийда языгызчы.
Канал в каталоге Максиметера
5 410 подписчиков · Новости