ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Новости · 30 октября 2026 г.
🕯️ Казан телевидениесенең 1960–1980 еллар дикторы Абдулла Дубин вафат
🕯️ Казан телевидениесенең 1960–1980 еллар дикторы Абдулла Дубин вафат 🖤 Абдулла Дубин 25 октябрьдә 86 нчы яшендә вафат була. 📺 Ул 1960–1980 елларда Казан телевидениесендә диктор булып эшли. Шулай ук туган якны өйрәнүче буларак та таныла. Иске открыткаларны җыючыларның берсе буларак, ул Казан күренешләре белән сигез фотоальбом һәм күп кенә буклетлар бастырган ди. 🎭 Ул 1941 елның 26 мартында Әстерханда туа. Мәктәптә укыганда драма түгәрәгенә йөри һәм Әстерхан драма театры артисты була. Казан театр училищесында, аннары ГИТИСта укый. Соңгысын тәмамлагач, 1961 елда Казанга күченә. 🎙 1961 елдан 1984 елга кадәр ТАССР Дәүләт телерадиокомпаниясендә югары категорияле диктор булып эшли. РСФСРның «Белем» җәмгыяте лекторы иде. СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Яшьтән туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә. Казан һәм Әстерханга багышланган тарихи открыткалар җыя. Аның буклетлары ике туган шәһәренә генә түгел, Кама һәм Идел буендагы башка урыннарга да багышлана, ди мәгълүмат чаралары. 🕯️ Скончался диктор казанского телевидения 1960–1980-х годов Абдулла Дубин 🖤 Абдуллы Дубина не стало 25 октября на 86-м году жизни. 📺 Он работал диктором на казанском телевидении в 1960–1980-х годах. Также добился известности как краевед. Будучи одним из первых собирателей старинных открыток, он издал восемь фотоальбомов с видами Казани и множество буклетов. 🎭 Он родился 26 марта 1941 года в Астрахани. Будучи школьником, посещал драмкружок и стал артистом Астраханского драматического театра. Учился в Казанском театральном училище, а затем в ГИТИСе. После окончания последнего в 1961-м переехал в Казань. 🎙 С 1961 по 1984 год работал диктором высшей категории на Гостелерадиокомпании ТАССР. Был лектором общества «Знание» РСФСР. Член Союза журналистов СССР. С молодости занимался краеведением. Коллекционировал исторические открытки, посвящённые Казани и Астрахани. Выпущенные им буклеты посвящены не только двум этим родным для него городам, но и другим местам по Каме и Волге, пишут СМИ. 📲РОЗЫГРЫШТА КАТНАШ! ПРИЗ ФОНДЫ 20 МЕҢ🛒👍 🎙️ Ришат Фазлыйәхмәтов концертына билетлар уйнатабыз🎶