ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Новости · 2 ноября 2026 г.
25 октябрьдә Татарстан телевидениесенең беренче дикторларының берсе, 1960-1980 елларда ...
25 октябрьдә Татарстан телевидениесенең беренче дикторларының берсе, 1960-1980 елларда тапшырулар алып барган Абдулла Дубин вафат булган дип яза «БИЗНЕС Online». Аның үлеме хакында хәбәр бүген генә чыкты. Абдулла Дубин 1941 елның 26 мартында Әстерханда гаиләдә 14 нче бала булып туа. Драма түгәрәгенә йөри һәм Әстерхан драма театрының икенче составына эләгә. Ул анда булачак режиссер һәм актер Владимир Меньшов белән уйный. Соңыннан ул Казанга килә һәм театр училищесын тәмамлый. Үзе әйтүенчә, 1960 елда очраклы рәвештә генә - "урамнан кереп дигәндәй" телевидениегә эләгә. Өч елдан язучы Гариф Гобәйнең кызы, радиокомитетта редактор булып эшләүче Эльза Гобәйдуллинага өйләнә. Аларның Илсөяр исемле кызлары туа. Сүз уңаеннан, Гариф Гобәйнең "Маякчы кызы" әсәренең төп героинясы да Илсөяр исемле. Кызганыч, бу гаилә озын гомерле булмый, алар аерылышалар. Эльза Гобәйдуллина да, Илсөяр дә озын гомерле булмыйлар. Абдулла Дубин бер интервьюсында кызының каберен дә белмәвен, ә менә Эльза Гобәйдуллина каберен карап-чистартып торуы хакында сөйли. Эльза һәм Илсөярнең гомерләре кыска булуын ул Гариф Гобәйнең дингә каршы язылган "Корьән серләре" китабы белән бәйләп аңлата. Абдулла Дубин Иркә Сакаева белән бергә 1964 елдан башлап 15 ел буе "Кичке Казан" тапшыруын алып бара. 1984 елда телевидениедән китә. Интервьюларда үзен интригалар белән куып чыгардылар дип сөйли. Абдулла Дубин кире Әстерханга да кайтып китәргә тели, әмма аны иптәшләре туктатып кала. Аннары ул круиз теплоходларында эшли, экскурсияләр алып бара. Иске открыткалар, фотолар җыю белән шөгыльләнә, аның коллекциясендә 5 меңнән артык открытка бар иде, ул аларны брошюралар рәвешендә чыгарды да. 1990 елда Абдулла Дубин Хаҗга бара. Өч тапкыр өйләнә, өченче гаиләсен үзеннән 34 яшькә яшь ханым белән кора, кызына "Мәрьяммиям" дигән исем куша. "Исемнәргә зур игътибар бирәм. Кызымныкында М хәрефе - дүртәү, эшчән, тырыш, эш сөючән, Я хәрефе иҗади дигәнне аңлата”, ди ул. Абдулла Дубинның журналист Мөршидә Кыямовага 2018 елда биргән интервьюсыннан юллар: “Татарстан телевидениесе сафта булырга, әхлак кысаларыннан чыкмаска тырыша әле. Ә үзәк телевидениене бандитлык һәм фахишәлек академиясе, дип атыйм. Телевизордагы хатын-кызларга карап, анатомияне өйрәнергә була бит. Хәзер үз башы белән уйлаучылар аз калды, барысы да көтүгә кушылды. Көтүгә иярергә теләмәвем аркасында 1984 елда мине «ашадылар» да инде”. “Сталинны ничек кенә яманласалар да, соңгы көннәремә кадәр аны догадан калдырмам. Ул чорда бөтенләй башка тәрбия иде. Үз юлыңны таба аласың, бөтен нәрсә бушка иде. Мин гаиләдә төпчек - 14нче бала. Бүген туган булсам, кайсы вокзалда хәер сорашып утырыр идем икән дип уйлыйм. Хәзер атасызлык хөкем сөрә. Бүген бала табу үзе бер батырлык кебек”.