ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Новости · 3 ноября 2026 г.
Риза Фәхреддин варислары банан үстерә!
Риза Фәхреддин варислары банан үстерә! ӘЙТЧЕ Әлмәтнең уникаль белем бирү йорты - Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиядә кунакта булды. Экскурсияне гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина шәхсән үткәрде безгә. 1200 бала укый монда. Һәркайсы директорга “Исәнмесез!” дип эндәшә, директор да көненә, кимендә, 1200 мәртәбә “Исәнмесез!” дип җавап бирә. “Көненә шушы сүзне мең тапкыр кабатлаудан армыйсызмы?” - дип сорадым Фирүзә Җәвитовнадан. Мин бу мәктәптә беренче һәм соңгы мәртәбә 14 ел элек булган идем. Шуннан бирле гимназиянең кыяфәте дә, эчтәлеге дә бик үзгәргән. Биредә балаларны Ризаэддин Фәхреддин үгет-нәсыйхәтенә нигезләнеп укыталар һәм тәрбиялиләр. Бөтен җирдә аның портретлары, күркәм сүзләре эленгән. Гимназиядә кыңгырау урынына Сәйдәш вальсы яңгырый. Бу да милли тәрбия бирүнең бер аерылгысыз өлеше, дип искәртте Фирүзә Вәлиуллина. Риза Фәхреддин варислары, белем алып кына калмый, кура җиләге, карлыган, хәтта банан да үстерә. Боларның барысын да шушы репортажда күреп була. Рәхәтләнеп карагыз, яме. Әлмәт Ризаэддин Фәхреддин кебек милли асылы көчле булган гимназия булуы белән бәхетле. “Татнефть” ширкәте дә, милли тәрбия бирелә торган мәктәптә бөтен нәрсә югары дәрәҗәдә булсын дип, бөтен шартларны тудырып тора.