Нейро малайның эте дә бар икән... Үрнәк түгел әле бу, ачыклык кертеп китик🤭 — 27 августа 2026 г. в 10:40:29.593
Нейро малайның эте дә бар икән... Үрнәк түгел әле бу, ачыклык кертеп китик🤭 Әл-Мәидә сүрәсе (5:4): Коръән өйрәтелгән аучы этләрдән файдаланырга рөхсәт итә, алар тотып китергән ауны ашарга ярый дип әйтелә. Хәдисләрдәге кагыйдәләр: Өй эчендә эт тотуга кагылышлы кайбер чикләүләр Коръәндә түгел, ә хәдисләрда (Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. сүзләрендә) бар. Хәдисләр буенча, әгәр эт сак, ау яки көтү өчен асралмаса, фәрештәләр ул өйгә керми диелә. Этнең төкереге нәҗес (пычрак) санала, шуңа күрә аны тоткач яки ул ялагач, тәнне һәм киемне юып чистартырга кирәк.

