Мин — сайлауга йөрми торган кеше идем... Беренче тапкыр: «Бүләк бирәбез», — дигәч кенә ... — 15 сентября 2026 г. в 09:11:04.327
Мин — сайлауга йөрми торган кеше идем... Беренче тапкыр: «Бүләк бирәбез», — дигәч кенә кердем әле. Анда да тулай торакта, авылдан килешли, студентлар бәрәңгеле пакетларым белән култыклап, кызыктырып алып керделәр 🤣 «Бүләк бушка килгәндә...» — мин әйтәм. Кемгә нәрсә сайланган — эт белсен. Шуннан соң йөрмәдем бик күп еллар 😂😂😂😂 Сайлау участогында эшли башлагач, җаваплылык артты бит — әллә картайдым шунда. Аннан соң, партияләрдән ерак кеше идем, ышанмый идем. Нечаевны күзәтә башлагач сокландым: искиткеч тыйнак, кешелекле, хезмәте ни тора! «Каян күзәтә башладың?» — димәгез. Анысы да Фаберликка килгәч кенә. Алексей Нечаев — компаниягә нигез салучы. Шуна гына, гаиләләрен күргәч, хәләл җефетен якыннан күреп кайткач, мин аның белән кызыксына башладым. Аның эшләгән эшләрен карап, сынап йөрдем. Бер елны координатор да булып эшләп алган идем, быел инде кызларым йөри... Быел да сайлыйбыз, Аллаһ теләсә. Башка сайлау участогында эшләсәм дә, тавышымны калдырмыйм әле, хыялланып утырмасыннар анда: «Раилә килми», — дип 🤭 Ә сез беренче тапкыр сайлаган көнегезне хәтерлисезме? Минем бәрәңге төяп килгән ике авыр пакет әле дә истә шул 🤣

