Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткән махсус догалар:
Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткән махсус догалар: Иртән һәм кичен бу доганы 3 тапкыр уку сихердән һәм барлык зыяннардан саклый: «Бисмилләәһил-ләзии ләә йәдурру мәга-смиһии шәй-үн фил-әрды вә ләә фис-сәмәәи вә һүәс-сәмиигуль-галиим». (Мәгънәсе: Сүзе ишетелүче һәм һәрнәрсәне белүче Аллаһ исеме белән башлыйм. Аның исеме белән җирдә дә, күктә дә бернәрсә дә зыян китерә алмый). Явызлыктан Аллаһның сүзләренә сыену догасы: «Әгүүзү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәк». (Мәгънәсе: Аллаһның камил сүзләренә Ул яраткан барлык нәрсәләрнең явызлыгыннан сыенам).