Бу хейтер дигәннәре миндә дә бар хәзер, нервта уйнарга яратучы күп инде анысы 😅😅😅 Ми...
Бу хейтер дигәннәре миндә дә бар хәзер, нервта уйнарга яратучы күп инде анысы 😅😅😅 Мин сабыр кеше, озак дәшми калам. Тик менә хәләл темасы керсә 😅😅😅😅 чыдарлыгым калмый инде. Кеше белмичә әйтә ул. Кешегә аңлатасың, тик аңларга теләми, аннан кул селтисең. Тик менә минем адреска әйтелсә, дәлилләп җавап бирергә тырышам. Иң мөһиме — тыныч тон һәм дә аңлаешлы булсын. Бүгенге дә шул бер очракны аңлатып китәм. «ХӘЛӘЛ САБЫН һәм САВЫТЛАР юа ТОРГАН БУЛАМЫНИ, КЫЛЫНЫШТЫГЫЗ ИМЕШ». БУЛА ИКӘН ШУЛ: Хәләл савыт-саба юу средствосы гадәтиләрдән иң беренче чиратта үзенең составы һәм җитештерү технологиясе белән аерылып тора. Гадәтиләрдә дуңгыз маеннан яисә шәригать буенча суелмаган башка хайваннардан алынган компонентлар (мәсәлән, глицерин, стеарин кислотасы) кулланылырга мөмкин. Хәләл средстволарда исә мондый матдәләр бөтенләй юк. Алар тулысынча үсемлек яисә рөхсәт ителгән химик нигездә ясала. Хәләл сертификаты алган средстволар, гадәттә, экологик яктан чиста, тиз таркала торган һәм кеше организмы өчен куркынычсыз (агулы булмаган) була. Кыскасы, хәләл средство — ул савыт-сабаны чистартканда аңа харам яисә нәҗес матдәләр йогудан тулысынча (гарантия) бирүче чара. Хәләл ассортимент кызыксындырса шушы каталогтан карарга була. Вәт кыздырылар ә, статуска куйсаң да сөйләсәң дә🤣🤣аңларга теләмәгәне аңламый инде аны барыбер😅