Перейти к содержимому
Максиметер

Укытучы һөнәре миңа яхшы таныш. Мин үзем мәктәптә эшләмәсәм дә, университетта укыганда ...

Укытучы һөнәре миңа яхшы таныш. Мин үзем мәктәптә эшләмәсәм дә, университетта укыганда Казанның бер гимназиясендә ике тапкыр практика үттем. Күз алдыма шул көннәр килеп баса: 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары...арткы партада утыручыларның шаярулары... Ай-хай, дөресрәге — аларга дәресләр кертү, яңа темалар аңлату һәм игътибарларын җәлеп итәргә тырышу! Чыннан да, нерв күзәнәкләре өчен бик яхшы «тренировка», ә тормыш өчен бик күңелле, кызыклы һәм истә калырлык чаклар иде... 😅😅 Йөрәгем укыту эшен яратса да, тормыш юлым мине мәктәпкә алып бармады — яшь укытучының хезмәт хакы белән тулы дөньяны яулап булмаячагын иртәрәк аңладым бугай. Мин икенче юнәлешне сайладым.😂 Нәтиҗәдә, мәктәп укытучысы булмасам да, язмыш барыбер мине тынычлыкта калдырмады: ул миңа «остаз» булу бәхетен бирде. Хәзер мин челтәрле бизнеста (сетевой маркетингта) кешеләрне уңышка өйрәтәм. Монда да мәктәптәге кебек үк: кемдер чынлап белемгә омтыла, ә кемгәдер «өй эшен» эшләмәгән өчен соңгы кисәтү ясарга туры килә. Бердәнбер аерма — хәзер минем укучыларым дәрестән качарга тырышмый, чөнки монда «икеле» урынына кесә юкара.😂😂😂 Эшемнең асылы шул ук калды — белем бирү, дөрес юл күрсәтү һәм зур уңышларга этәрү. Мәктәптәге кебек үк, «звонокка кадәр» түгел, ә нәтиҗәгә кадәр эшлибез. Минемчә, бу — бик зур бәхет!🤗

1 546 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 058 подписчиков · Бизнес

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.