Бүген онлайн эшләрне бер читкә сыпырып куйдым бит әле, барыбер сайтны эшләтмичә җанны к...
Бүген онлайн эшләрне бер читкә сыпырып куйдым бит әле, барыбер сайтны эшләтмичә җанны кыйнап тордылар!😅 Шул арада вакытны бушка уздырмаска булдым: борщ та кайнап чыкты, икенчесе дә әзер, әле өстәвенә Зәкия өчпочмаклары да пешереп алдым😂 «Ни өчен нәкъ менә Зәкия өчпочмагы?» — дип сорамагыз да! Беренче табага бары тик 4 ЗУР өчпочмак кына сыйды, икенчесендә инде кечкенәләрен ясадым. Элек авылда күршемдә Зәкия апа дигән әби яши иде. Нәкъ менә ул бер зур табага 2-3 кенә өчпочмак ясый иде — зурлыгы нәкъ бәлеш кадәр! Ашап куйсаң, бер көнгә җитә, дигәндәй! 😅😅😅😅 Нәкъ шул Зәкия апаны искә төшереп, дөньякүләм зурлыктагы өчпочмаклар килеп чыкты бу юлы. Алай гына да түгел, хәзерге измельчительләр белән Зәкия түгел, әллә кем өчпочмагы да пешерерлек икән ул! Кул тиз арада барысын да турап ташлады. Тик менә итен генә бер дә кызганмыйча, күп салганмын инде, тульке... 😅😂 Рецепты бик гади: 🥛 Кефир 🧈 Сыер мае 🧼 Сода 🌾 Он тәмле булды 😋 Хәзер инде эшкә дә утырырга була. 😉 Измельчительны шушы яраткан сайтымнан алган идем, хәзер бардырмы белмим...