Күңел тынычлыгының төп сере 🩷
Күңел тынычлыгының төп сере 🩷 Иң авыр сүздән дә җиңел котылып була, әгәр күңелеңдә ышаныч булса. Әниемнең бер яраткан сүзе бар: «Шулай хәерле булган, Аллаһ хәерлесен насыйп итсен». Соңгы вакытта менә шушы сүзләрне күңелемдә йөртеп, бернәрсәгә дә аптырамыйча яши башладым. Элек эш дип тә бик нык борчыла идем... Төннәр буе уйланып, «срогы чыгар, штраф салырлар» дип борчылып ята идем. Хәзер исә бернәрсәгә дә артык пошмаска, тыныч булырга өйрәнеп барам. Чөнки без йөгереп кенә, ашыгып кына яки кайгырып кына бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Әлбәттә, бу бернәрсә дә эшләмичә тик ятарга кирәк дигән сүз түгел. Тырышырга, хәрәкәт итәргә кирәк, тик шул ук вакытта һәр эшне кабаланмыйча, юкка гына төшенкелеккә бирелмичә, сабырлык белән башкарырга өйрәнү мөһим. Аллаһ һәр эшнең җаен сала, бары тик нәтиҗәне Олы Затка тапшырырга кирәк. Үзебезне артык талкырга кирәкми, чөнки без алдан нәрсә буласын белмибез. Йөрәгеңдә «Аллаһ хәерлесен җайлар» дигән фикер булганда, тормыш та җиңелрәк, яктырак тоела башлый. Күңелләребезгә һәрчак тынычлык, тормышыбызга хәерле бәрәкәтләр кайтсын. Юк-бар уйлардан арынып, бүгенге көн белән, дөньяда булып яшик! 🤍