Исламда соңгы сүз (Кәлимә-и шәһадәт)
Исламда соңгы сүз (Кәлимә-и шәһадәт) Әгәр кеше фәрештәләрне турыдан-туры күреп теле бәйләнгәнче Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәте буенча "Ләә иләәһә илләллааһ" (Кәлимә-и шәһадәт) сүзен әйтергә өлгерсә, бу аның иман белән китүен белдерә. Шуңа күрә үлем түшәгендә яткан кеше янында утыручыларга кычкырып еламыйча, йомшак кына Кәлимә сүзен кабатлап торырга (тәлкән кылырга) кушыла, чөнки кеше ишетә алса да, күргәннәрен җавап итеп сөйли алмый.