Коръәндә «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 273-нче аятендә Аллаһ Тәгалә чын мохтаҗлар турынд...
Коръәндә «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 273-нче аятендә Аллаһ Тәгалә чын мохтаҗлар турында болай ди: «(Бирәчәк хәерләрегез) Аллаһ юлында мохтаҗ булган, җир йөзендә мал табу өчен йөри алмаган фәкыйрьләр өчендер. Хәлләрен белмәгән кеше, оялчанлыклары (саф күңелләре) аркасында, аларны бай дип уйлый. Сез аларны йөзләреннән (тышкы кыяфәтләреннән) танырсыз, алар кешеләрдән карышып (ябышып) сорамыйлар». Бу хакта Имам әл-Бухари һәм Имам Мөслим җыентыкларында килгән танылган хәдистә раслана. Аллаһ Илчесе ﷺ әйткән: «Бер яисә ике кисәк йөзем, йә бер-ике капгам ризык биргәндә китеп баручы урам теләнчесе чын мескен (фәкыйрь) түгел. Чын мескен — ул үзенең ихтыяҗларын капларлык байлыгы булмаган, аның мохтаҗлыгын башкалар белмәгән (шуңа күрә аңа садака да бирмиләр) һәм үзе дә торып кешеләрдән бернәрсә дә сорамаган кешедер».