Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрвакыт «Җиңеләйтегез, авырайтмагыз, сөендерегез, бизд...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрвакыт «Җиңеләйтегез, авырайтмагыз, сөендерегез, биздермәгез» дип өйрәткән. Дин юлына яңа басучылар өчен моны истә тоту мөһим: Адымлап бару. Бер көндә бөтен кагыйдәләрне дә камил үтәп кенә диндә булып булмый. Иман — ул акрынлап үсә торган нәрсә. Йөрәк кушуы. Кеше дингә үз ихтыяры, күңел җылысы аша килергә тиеш, ә курку яисә басым аша түгел. Динне күптәннән өйрәнүчеләр дә яңа килүчеләрне этәрмичә, аларга ярдәм итеп, үрнәк күрсәтеп яшәсәләр әйбәт. Йөрәк белән дингә ашыгырга, әмма адымнарны үз куәтеңә күрә, акрынлап һәм дөрес ясарга кирәк. Иң мөһиме — бүген үк башлау, калдырмау.