Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ятимнәрне караучыларның җәннәттә үзенә бик якын булачаг...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ятимнәрне караучыларның җәннәттә үзенә бик якын булачагын әйткән. Ике бармагын (күрсәткеч һәм урта бармагын) бергә куеп, ул болай дигән: «Мин һәм ятимне үз канаты астына алучы (тәрбияләүче, булышучы) җәннәттә менә шулай янәшә булырбыз» (Бухари). Пәйгамбәребез (с.г.в.) кешеләргә рәхмәтле булырга кушкан: «Кешеләргә рәхмәт әйтә белмәгән кеше Аллаһка да шөкер итә белми» (Тирмизи). Бу очракта игелекле үскән бала үзенең гамәлләре белән Аллаһка шөкер итүен һәм күршеләренә рәхмәтле булуын раслый.