Дәү апам искә төште бит әле тагын. Эссе җәйдә урак өстендә 3 ай ураза тотучы, гыйлемле ...
Дәү апам искә төште бит әле тагын. Эссе җәйдә урак өстендә 3 ай ураза тотучы, гыйлемле кеше иде, бик озак яшәде. 3 яшькә кадәр аның тәрбиясен алганмын, бу турыда сөйләгәнем бар иде. Каен күргәч, миндә ностальгия башлана. Ирем әйтмешли: «Бигрәк хисчән сез, Мөхсиннәр, хыялланып йөрисез. Монда син, тегендә абыең: „Эх, урман исе чыга“, — дип сокланып тора», — ди. 😂😂😂😂 Язучы булмаса да, күңеле йомшак аның. Аның өчен иҗади кеше булырга кирәкмидәдер инде. 🤭 Ярар, без алга таба эшләргә! Рәхәт үтсен көнегез, сезгә сәлам бирдем дә киттем😅