Сез сораган открыткалар әзер! 💌 — 2 сентября 2026 г. в 12:45:22.472
Сез сораган открыткалар әзер! 💌 Кадерле укучыларыбыз, сезнең үтенечләр буенча матур открыткалар әзерләдек. Кабул итегез! 1️⃣ Ильшат кияүгә — 50 яшь! 19 сентябрьдә илле яшьлек матур юбилей. Юбилеең котлы булсын, Ильшат! 2️⃣ Нурмөхәммәт һәм Лилия — яңа гаилә белән! Бу атнада олы тормыш юлына аяк басасыз. Сезне яңа гаилә туу белән котлыйбыз! 3️⃣ Фәнүзә апага һәм Илгизгә — туган көннәр белән! Икесенә дә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет телибез! 4️⃣ Сөенечкә — 31 яшь! Туган көнең белән, Сөенеч! 5️⃣ Римзингә — туган көн белән! 2 сентябрьдә гаилә дустыбызның туган көне. Булдыклы, ярдәмчел, шаян бакчачыга — иң изге теләкләр! 6️⃣ Минзиләгә — иң җылы котлау! Шатлык, иминлек һәм мәхәббәт телибез!