renatnazmi
renatnazmi "ЙОДРЫК КАДӘР ЙӨРӘК" Куплет 1 Син күргәнне бүтән күрмәс, Ул түзгәнгә кемдер түзмәс. Һәр кешенең үз тормышы Күктә язылган язмышы. Припев Йодрык кадәр йөрәккә, Кирәк сабыр булырга, Килгән һәр авырлыкка Өйрән каршы торырга. Куплет 2 Сайлап булмый туганнарны, Без сайлыйбыз тик дусларны. Килгән чакта кыенлыклар, Янда кала иң тугрылар. Куплет 3 Кояш чыга яңгыр беткәч, Язлар килә кышлар үткәч. Кыенлыклар үтеп китәр, Якты көннәр килеп җитәр. Ренат Назмиев