Чикләвекле желе
Чикләвекле желе Кулланыла торган әйберләр (Ингредиенты): • 500 г шикәр комы • 500 г су • 14 г агар-агар • Теләк буенча — җиләк-җимеш яки малина тәме бирерлек ароматизатор • Үзегез яраткан чикләвекләр, йөзем Әзерләү ысулы: Суны ут өстенә куябыз. Кайнап чыккач, агар-агар сибеп, ике минут кайнатырга. Аннары шикәр комы салырга һәм тагын бер минут кайнаткач, уттан алырга. Теләсәгез, сиропка малина ароматизаторы өстәргә мөмкин. Формаларга яраткан чикләвекләрегезне һәм йөземне салыгыз, өстенә җылы сиропны агызыгыз. Суытыгыз һәм тәмле итеп ашагыз! Яратып пешерегез!