Перейти к содержимому
Максиметер

Видео: gulnaz_klimenko

Видео: gulnaz_klimenko Гөбәдия чыннан да татар кухнясының патшабикәсе ♡♡♡ Иң тәмле гөбәдияне әзерлисең киләме? Үзең пешер 🔥 Аны әзерләүнең төрле ысуллары бар, әмма бу рецепт – минем иң яратканым. Сезнең белән дә уртаклашам. Кортны (карамельләштерелгән эремчекне) дә үзем әзерлим, рецепты тасмада бар (лентада). Камыр өчен: • он – 320 г • сарман (ак май / сливочное масло, салкын) – 150 г • тоз – 1/4 ч. калак • кефир 3,2% (мин ряженка кулландым) – 150 г • аш содасы – 1/3 ч. калак Җылымса салкын (яки: йомшартылган) сливочное сөт маен (ак майны) он белән уырга, тоз салырга да, барысын да ваклап крошка хәленә китерергә. Кефирга сода салырга, болгатырга һәм реакция булуын көтәргә. Аннары онга кушып, камыр басырга. 20 минутка суыткычка куеп торырга. Эчлек: кызыл эремчек 500 гр, коры дөге 130 гр, йөзем 200 гр, шикәр комы 150 гр, ак май (сливочное май) 150 гр, пешкән йомырка 4 данә. Дөгене тозлы суда әзер булганчы пешерергә, салкын су белән юарга. Йөземне юып киптерергә. Йомыркаларны пешерергә һәм уырга. Пирогны сибү өчен өзмә (крошка): оны — 60 гр, салкын ак май — 25 гр, шикәр комы — 15 гр. Онга салкын ак майны угычтан уып кертергә, шикәр комы салырга һәм барысын да уып, вак өзмә хәленә китерергә. Пирогны җыю: Камырны ике өлешкә бүләргә: 380 гр һәм 180 гр. Олырак өлешен җәеп, үсемлек мае белән майланган форма төбенә салырга. Беренче катлам итеп кызыл эремчек салырга. Аннары йөзем катнашкан дөге салырга һәм өстенә шикәр комы сибеп чыгарга. Киләсе катлам — йомырка. Өстенә ак май кисәкләре салырга. Аннары пирогны камырның икенче өлеше белән капларга, кырыйларын бөтереп ябыштырырга һәм чәнечке белән тишекләр ясарга. Пирог өстенә үсемлек мае сөртергә һәм өзмә сибергә. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә якынча 30–35 минут пешерергә. Кулланылган форманың үлчәме — 28 см. Тәмле итеп пешерегез! Ашыгыз тәмле булсын!

1 803 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 981 подписчиков · Открытки и поздравления

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Открытки и поздравления»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.