Татарча ОТКРЫТКАЛАР Хәерле иртәләр. 💯ASRAZ
Открытки и поздравления · 6 ноября 2026 г.
Балан бэлеше
Балан бэлеше Опара өчен (Для опары): Жылымчы су 150 мл Шикәр комы 1 чәй калагы Чүпрә (дрожжи) 1 аш калагы Он 1 аш калагы Барысын да болгатабыз һәм 20 минутка калдырабыз. Камыр (Тесто): Жылымчы су 200 мл Сөт 200 мл Эреткән ак май (сливочное масло) 100 г Шикәр комы 1 аш калагы Тоз 1 чәй калагы Он 800–850 г Эчлек (Начинка): Балан 300 г Шикәр комы 150 г Мәнкә ярмасы (манная крупа) 150–160 г Ак май (сливочное масло) 180 г Йомшак, кулланмалы камыр басабыз, сөлге белән каплап, җылы җиргә 1–1,5 сәгатькә калдырабыз. Аннары видеода күрсәтелгәнчә пирогны җыябыз. Әзер пирог өстенә штрейзель крошкасы (он + шикәр комы + ак май 1:1 нисбәтендә) сибәбез. 200 градуста 40–50 минут мичтә пешерәбез. Үзегезнең мичегезгә карап ориентлашыгыз. Тәмле чәй эчүләр телибез (Приятного чаепития)!
Канал в каталоге Максиметера
5 201 подписчиков · Открытки и поздравления