Әй, шофер, рульне тот туры,
Әй, шофер, рульне тот туры, Ягырасын, әйдә, шат хезмәт җыры. Тот рульне, тот туры, Юлларыңа бәхет яугыры! 🚗 Хөрмәтле шофёрларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез — Шофёрлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрегез юлларда үтсә дә, һәрчак иминлек юлдаш булсын. Сәфәрләрегез уңышлы, юлларыгыз хәерле, машиналарыгыз төзек булсын! Һәрчак исән-сау йөреп, сезне өйдә сагынып көтеп торучылар янына исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Якыннарыгызның җылы сүзе, гаиләгезнең куанычы, тормышыгызның матур мизгелләре күңелегезгә көч һәм илһам өстәсен. Ак юллар сезгә, кадерле шофёрлар! Руль артында — ышанычлылык, юлларда — хәвеф-хәтәрсез йөрү, тормышта — бәхет һәм иминлек юлдаш булсын! 💐