📚 1 СЕНТЯБРЬ — БЕЛЕМ КӨНЕ!
📚 1 СЕНТЯБРЬ — БЕЛЕМ КӨНЕ! 🎒Кадерле дуслар, бәйрәм белән сезне! 🎉 Бүген — белем көне! Ләкин... белем көне дип кенә әйтү җиңел, ә менә аны каршы алу... 😅 Менә сезгә берничә кызыклы мәзәк: 😄 МӘЗӘК №1 – Улым, бүген бит 1 сентябрь! Куан, син мәктәпкә барасың! 🎒 – Кызык син, әни... Төрмәдә утыручы кеше шикелле, үзем утырасы срокка ничек куаныйм инде мин? ⛓️😂 😆 МӘЗӘК №2 1 сентябрь иртәсе. Әнисе улын уята: ⏰ – Улым, тор, мәктәпкә барырга кирәк! – Бармыйм! Бу мәктәпне күрә алмыйм, укытучылары гел бәйләнә, балалары гел үртәли! Бармыйм! 😤 – Юк, улым, барырга кирәк. Беренчедән, сиңа 40 яшь, икенчедән, син ул мәктәпнең директоры! 👔👨💼😂 🤣 МӘЗӘК №3 Беренче сыйныфка барган бала 1 сентябрь көнне мәктәптән кайта да, ачуланып портфелен идәнгә ыргыта: 🎒💥 – Нишләп миңа моны 11 ел укырга кирәк дип алдан әйтмәдегез?! Мутлашу бу! 😡📚 😂 МӘЗӘК №4 1 сентябрьдә чәчәк кибетендә: 🌸 – Миңа иң арзан бәяле чәчәк бәйләмен бирегез әле. 💐 – Нәрсә, укытучыгыз бик усалмы әллә? 👩🏫 – Юк, улымның көндәлеген күрдем, укытучыны алдан ук кызганып кына алуым... 📖😅