Айдар Галимовның кызы Гүзәл Галимова үзенең сәхифәсендә дәү әтисе белән хушлашкан. — 8 июня 2026 г. в 16:06:00.494
Айдар Галимовның кызы Гүзәл Галимова үзенең сәхифәсендә дәү әтисе белән хушлашкан. Ул якын кешесе белән видеолар урнаштырган: «Мин беләм. Сез хәзер күкләрдә очрашкансыздыр. Янә бергә һәм янә бәхетледер… Безнең бабаебыз үзенең яраткан Бибинуры янына китте… 4 апрель көнне әбиебез вафат булган иде. Төгәл бер елдан, 6 июнь көнне бабаебызны җирләдек. Яратабыз, истә тотарбыз», – дип язган.

