Рифат Зарипов белән интервьюдан өзек 👇
Рифат Зарипов белән интервьюдан өзек 👇 «Без туганнар белән бергә эшли башлагач, тирә-юньдәге, олы яшьтәге кешеләр миңа киңәшләрен бирделәр. «Рифат, кем туганы белән эшли инде, акча бүлешеп, сугышып бетәсез бит, иң күбе — бер ел сезгә», — диделәр. Казанга бергә күчеп, яши башлаганга 16-17 ел булды, ләкин хәзер дә шулай әйтүчеләр бар. Кайвакыт, сез нәрсә, бу әйберне көтәсез мәллә дип сорыйсы килә. Әгәр сез туганнарыгыз белән якын мөнәсәбәттә булмасагыз, дус-тату яшәмисез икән, без дә шулай ук яшибез дигән сүз түгел бит. Миннән олырак булган кешеләргә мин дә киңәш биреп карыйм, сез дә туганнаргыз белән аралашыгыз дип, ләкин шалтыратмыйм да, сөйләшмим дә дигән сүзләр ишетәм. Туганыңның синен алдыңда гаеп бар икән, димәк синең дә гаебең бар, ә алар миңа җавап итеп: «Тукта, бергә эшләвегезнең башы гына, күрерсең әле нәрсә белән бетәчәген», — дигән сүзләр ишетәм. Күрергә язмасын, Аллага шөкер, ничек ниятләдек, шулай яшибез. Аллаһы Тәгалә шуннан аермасын. Безгә үзебезнеке җитә, кешенеке кирәкми».