Һәр елдагы матур традициябез буенча, без Ильсур абый һәм дусларым белән бирегә җыелып, ...
Һәр елдагы матур традициябез буенча, без Ильсур абый һәм дусларым белән бирегә җыелып, балалар өчен бәйрәм оештырабыз❤️ Бу балалар өчен мондый очрашулар — чиксез шатлык, күңелле мизгелләр һәм онытылмаслык хисләр. Аларның йөзләрендә елмаю күрү, күзләрендә бәхет очкыннарын тою — үзе зур сөенеч! ✨ Кадерле дуслар, әгәр сезнең дә вакытыгыз һәм мөмкинлегегез булса, бу балаларга шатлык бүләк итегез. Кайвакыт бер җылы сүз, игътибар, бергә үткәрелгән вакытның үзе дә зур бәхет китерә.