ЧӘЧКӘ: “САТУЧЫ БУЛЫП ТА ЭШЛӘДЕМ”
ЧӘЧКӘ: “САТУЧЫ БУЛЫП ТА ЭШЛӘДЕМ” “Авылда сатучы булып та эшләдем бит мин. Кайбер кызыклы хатирәләрне сөйләп үтәм. 1. Син кибеттәге сатучы гына түгел – грузчик та, җыештыручы да, хисапчы да. 2. Һәр кибеттә тылсымлы “бурыч дәфтәре” була! Бездә ул әле дә исән. 3. Бөтен авыл синең белән дус, кирәгең чыгуы мөмкин бит. 4. Атна саен диярлек “санпин” машинасы килеп җанны корыта. 5. Кич, көтү кайтканчы, яшьләр “заказ” әйтеп калдыра. Кара пакетка “тегесен-монысын” җыеп, әзерләп куясың. Клубка чыкканда кереп алалар”, – дип сөйли җырчы. “Акчарлак”, 40нчы сан. Фотолар Чәчкәнең шәхси аккаунтыннан алынды.