Ләйлә Галиева 🔥 — 29 июня 2026 г. в 15:24:50.953
Ләйлә Галиева 🔥 Син «кояшым» димә миңа, Кояш бит ул күкләрдә. Ал кояшның нурлары да Балкып тора күпләргә. Ә минем йөрәк җылымны Сиңа саклыйсым килә. Синең белән гомер буйлап Бергә атлыйсым килә! Синең өчен килә минем Бердәнберең буласым. Бары синең өчен генә Чәчәк атып торасым! Сөю тулы карашыңны Килә көндә тоясым. Күпме генә яратсам да, Юк яратып туясым! Син «кояшым» димә миңа, Ихластан гына ярат. Йөрәк җылыңда эрермен Нурлы йөзеңә карап! Татар клип 💕 https://max.ru/tatarmusiclove

