Елларны санама🤍 — 7 июля 2026 г. в 04:12:34.693
Елларны санама🤍 Рафис Фазылҗан сүзләре һәм көе Үткәннәрне уйлап Бәхетеңне юрап Кәккүктән сорама, сорама Кәккүкләр юраган Сукмаклар чуалган Елларны санама, санама. Үткәннәр – үткәндә Үкенмә үткәнгә Киләчәк бар әле, бар әле. Бәхетең янәшә Ул сиңа эндәшә Әйләнеп карале, карале. Куркытмый салкыннар Сүнмәгән ялкыннар Йөрәктә яз гына, яз гына Кермәгәнбез көзгә Өметеңне өзмә Сабыр ит аз гына, аз гына Татар клип 💕 https://max.ru/tatarmusiclove

