1999 елның 20 августы — безнең гаиләбез туган көн. ❤️ — 20 августа 2026 г. в 12:25:47.519
1999 елның 20 августы — безнең гаиләбез туган көн. ❤️ Бу көнне без балдаклар алыштырдык һәм бер-беребезгә нәзер әйттек: тормышта нәрсә генә булмасын, нинди газап-сынаулар килмәсен, без ахыргача бергә булачакбыз. Ә тарихыбыз тагын да иртәрәк — 1995 елның маенда башланды. Олы тормыш юлыннан без инде 31 елдан артык янәшә атлыйбыз… Нәкъ менә синең минем тормыш иптәшем — яраткан хатыным, тугры дустым, зирәк киңәшчем һәм иң якын кешем булуың өчен Аллаһка чиксез рәхмәтлемен. Ә кайчак синең үз кайгыртучанлыгың, җылылыгың һәм аңлавың белән миңа Әниемне дә алыштыра алуыңны тойдым. Бу еллар эчендә төрле хәлләр булды… Шатлыклар да, сынаулар да, бәхетле көннәр дә, авыр чаклар да. Ничек кенә булмасын, иң мөһиме — без гаиләбезне һәм Мәхәббәтебезне саклап кала алдык. 🤲❤️ Җимешем, мәхәббәтең, түземлегең, зирәклегең һәм гаиләбез өчен мең рәхмәт сиңа! Ходай безгә алга таба да озын-озак еллар тормыш юлыннан бергә атларга — шатлыкларны бергә каршыларга, бер-беребезгә терәк булырга һәм без тудырган бәхетне бергәләп сакларга насыйп итсен. Гаиләбез туган көне белән, Җимешем! Яратам. ❤️ Татар клиплар 💕 Яңа җырлары 🎼

