«Хитлы сезон» дигәч, күпләре без башкарган хитлардан гына торган концерт була, дип уйл... — 7 сентября 2026 г. в 17:55:05.492
«Хитлы сезон» дигәч, күпләре без башкарган хитлардан гына торган концерт була, дип уйларга мөмкин. Мин бераз киләсе 24-нче Хитлы концерт сезонының пәрдәсен ачып, серем белән уртаклашасым килә. Безнең җырлардан тыш, бик күп сез яраткан ретро хитлар да күп булачак. ⠀ Һәм тагын бер яңалык🔥 Без сезнең фикерләрегезгә колак салдык. Башка елларда концерт дәвамында 25-28 җыр җырланган булса, бу елны ныклап яраткан хитларыгызны җырларга әзерләнеп килегез, 45 җыр булачак🙏 ⠀ Җырның җыртыгы булмый дисәләр дә, иң шәпләрен тыңлау рәхәтрәк. Исеменә тиң җисемле, шәп концерт сезонында көтеп калабыз сезне хөрмәтле тамашачыларым! Иртәгә афишаны чыгарабыз. Киләсе атнада тагын да яңа җырлар көтегез. Рәхмәт безнең белән булганыгыз өчен❤️ Татар клиплар 💕 Кызык видеолар 🤗

