🇷🇺🎖️ «САУБУЛЛАШУ» – егетләребезнең ядкарь җыры — 5 сентября 2026 г. в 16:57:28.530
🇷🇺🎖️ «САУБУЛЛАШУ» – егетләребезнең ядкарь җыры Чечня сугышы ветераннары, Актаныш районының батыр уллары – Айнур Касыймов, Вазыйх Харисов һәм Филүс Вагыйзов – башкаруындагы «Саубуллашу» җырын тыңлаганда, күз алдына олы бәхет һәм кайгы арасындагы чын сугыш күренешләре килә. Бу җыр гади генә моң түгел. Ул – Ватанны саклаган, яу кырыннан әниләренә, туганнарына сау-сәламәт әйләнеп кайткан, кайсыдыр мәңгегә хушлашкан егетләрнең хатирәсе. Җырның сүзләре дә, көе дә – автор һәм башкаручы, Чечня сугышы ветераны Айнур Касыймовныкы. Аның үз күзләре белән күргәне, үз йөрәге аша үткәргәне – шушы юлларда. Рахмәт сезгә, егетләр! Хәтерлибез, хөрмәтлибез, горурланабыз! Бу җыр – безнең өчен изге ядкарь, киләчәк буыннарга тапшырылырлык әманәт. Татарские видео ⭐️

