Авыр югалту: Гүзәл Авзалова арабыздан китте 💔
Авыр югалту: Гүзәл Авзалова арабыздан китте 💔 Бүген сәнгать дөньясыннан тагын бер моңлы җан, бөек җырчыбыз Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалованың вафаты турында авыр хәбәр килде. Ул 70 яшендә бу дөньядан мәңгелеккә китте. Гүзәл ханым гомере буе әнисенең исемен, аның кабатланмас мирасын саклауга зур өлеш кертте. Апасы Зөлфия нәселе белән бергә алар Әлфия Авзалова исемендәге фондны оештырып, күпләгән хәтер чаралары, фестивальләр уздырдылар. Ул әнисенең бөтен архивын, шәхси әйберләрен күз карасыдай саклады һәм милләтебезгә җиткерү өчен җан атты. Гүзәл Авзалова кеше буларак та гаҗәеп дәрәҗәдә ипле, киң күңелле, зыялы һәм ярдәмчел шәхес иде. Бу югалту — гаиләнең генә түгел, ә барлык сәнгать сөючеләрнең уртак кайгысы. Хәзер ул кабат әнисе янында... Күпме сагынулардан соң ике моңлы җан кабат кавышты. мәрхүмә Гүзәл ханымның туганнарының, апасы Зөлфия ханымның, балаларының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Сабырлык һәм түземлек телибез. Урыны оҗмахта, кабере нурлы булсын... Татар халкы Сезне мәңге онытмас. 🙏 Тулы мәгълүмат: https://kazanfirst.ru/news/pohorony-proshli-tiho-doch-legendarnoj-peviczy-alfii-avzalovoj-provodili-v-poslednij-put Татар клип 💕