Миңә күп балалы гаиләдә туарга туры килде. Без биш бала идек. Бүген исә икәү генә калды...
Миңә күп балалы гаиләдә туарга туры килде. Без биш бала идек. Бүген исә икәү генә калдык — мин һәм сеңлем. Бертуганнарым бу дөньядан бик иртә киттеләр… алар фаҗигале рәвештә һәлак булдылар (апам/сеңлем 25 яшендә авариядә, абыем 33 яшендә ковидтан, энем 26 яшендә СВОда). Мин балачактан ук бер гади хакыйкатьне аңладым: тормыш — бәяләп бетергесез бүләк, һәм аның өчен көрәшергә кирәк.Мин бик иртә мөстәкыйль тормышка аяк бастым. Бернинди ярдәмсез, спонсорларсыз, кемнеңдер сузылган кулына таянмыйча, сәхнәгә үзем күтәрелдем. Үземне үзем ясадым 💪 Бүгүнге көндә мин 150дән артык җыр авторы һәм башкаручысы. Музыкасын, ә кайбер җырларның сүзләрен дә үзем язам, иҗат итәм һәм сезгә хис-тойгылар бүләк итү өчен сәхнәгә чыгам.Тормышымда мине саткан, кимсеткән, миңа терәк булмаган мөнәсәбәтләр дә булды. Үземне югалткан, батып барам кебек тоелган мизгелләрне дә кичердем. Нәтиҗәдә барыбер җиңеп чыктым 💪🙏Һәм бүген мин ул кешеләргә, ул сынауларга рәхмәтле дә әле. Авырту-әчеләр өчен түгел, ә үземдә таба алган шул көч-куәт өчен рәхмәтлемен 🙏Миңа тормыш бүләк иткәннәре өчен ата-анама рәхмәт әйтәм. Ике гүзәл балам өчен элеккеге иремә рәхмәтлемен 🙏 Алар — минем бу дөньядагы иң кадерле кешеләрем. Бүген ул балалар тормышында катнашмаса да, аларның нәкъ менә аның аша дөньяга килүенә барыбер рәхмәтем чиксез. Балаларым — минем беркайчан да сыгылып төшмәвем җанлы сәбәбе. ❤️ Татар клип 💕