Әтиле булу кирәк
Әтиле булу кирәк «Әти» дигән тәмле сүзне Туктаусыз әйтер өчен, Йөрәкләрнең, беләкләрнең Арттыру өчен көчен Әтиле булу кирәк! Әтиле булу кирәк, Әтиле булу — терәк. Әтиле малай-кызларның Һәрвакыт көчле беләк! Һәрвакыт көчле беләк, Әтиле булу — бүләк. Дус-ишләрең арасында Бу — мин! — дип, тибә йөрәк! Бу — мин! — дип, тибә йөрәк, Бездә Һаман бер теләк: Әтиле булу кирәк, Әтиле булу кирәк! Эльмира Шәрифуллина