«Чыпчык» премьерасы: тулы зал һәм туктаусыз көлү — 15 мая 2026 г. в 06:00:10.513
«Чыпчык» премьерасы: тулы зал һәм туктаусыз көлү Тамашачылар спектакльдән соң да китәргә ашыкмады — алкышлар бик озак яңгырады. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Чыпчык» комедиясенең премьерасы тулы аншлаг белән узды. 15 май көненә дә билетлар тулысынча сатылып бетте — бу сезон тәмамлаганчы спектакльне 29 майда һәм июнь аенда карарга мөмкин. Ни өчен зал тулы булды? Дөньядагы иң тыйнак, күренми торган кеше — кинода тавыш режиссеры — бервакыт табибтан шундый сүзләр ишетә: «Сезгә яшәргә өч көн генә калган». Паникага бирелү һәм үлемен көтеп яту урынына, ул җитди бер адым ясарга — үзен тулысынча үзгәртергә карар кыла. Кыю, көчле булырга. Һәм уңышка ирешә. Кызык. Куркыныч. Көтелмәгәнчә. Зал беренче минутлардан ахыргача көлде, кайбер мизгелләрдә исә тын калды. «Бу гади комедия генә түгел, бу терапия», — дип уртаклашты бер тамашачы спектакльдән соң. Билет алырга өлгермәгәннәр 29 май көненә яки июнь аена алырга мөмкин. Ләкин озакка сузмаска киңәш ителә — билетлар геройның үз тормышын үзгәрткән кебек тиз сатылып бетә. 🎭 «Чыпчык» комедиясе (12+) Л. Быковның «Зайчик» фильмы мотивлары буенча куелган 📍 Низаметдинов ур., 29 🎟 Билетлар — chelnyteatr.tatar сайтында һәм кассада https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=25041 Пушкин картасы гамәлдә. Гади бер кешенең яши башларга беркайчан да соң түгеллеген искә төшергән тарихны күрми калмагыз. ________ Премьера «Птички»: полный зал, взрывы смеха и аншлаг Зрители не хотели уходить из театра после финала — аплодисменты не стихали несколько минут. Премьера комедии «Птичка» в Набережночелнинском государственном татарском драматическом театре имени Аяза Гилязова прошла при полном аншлаге. Билеты на показ 15 мая также полностью выкуплены — последняя возможность увидеть спектакль в этом сезоне остаётся только 29 мая и в июне. Что собрало полный зал? История о самом незаметном человеке на свете — звукорежиссёре в кино, который однажды слышит от врача: «Вам осталось жить три дня». И вместо того чтобы паниковать и ждать конца, он решается на отчаянный шаг — полностью изменить себя. Стать смелым. Решительным. Живым. И у него получается. Смешно. Страшно. Неожиданно. Зал взрывался смехом с первых минут и не отпускал эту историю до самого финала. Зрители смеялись, сопереживали, а в тихие моменты — замирали. «Это не просто комедия, это терапия», — поделилась впечатлением одна из зрительниц после спектакля. Те, кто ещё не успел купить билеты, могут сделать это на показ 29 мая или уже в июне. Но лучше не тянуть — места разбирают так же быстро, как герой успевает изменить свою жизнь. 🎭 Комедия «Птичка» (12+) по мотивам фильма Л. Быкова "Зайчик" 📍 Низаметдинова, 29 🎟 Билеты и Пушкинская карта — на сайте chelnyteatr.tatar и в кассе https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=25041 Не пропустите историю о том, как один обычный человек напомнил всем нам, что никогда не поздно начать жить по-настоящему. #Птичка #ТеатрГилязова #Аншлаг #Премьера #Комедия #ЧелныКультурные #Чыпчык

